ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Иркутск татарлары "Татарча диктант Яз"га кушылачак

1 октябрь 2018, 11:18 , Фото: diktant.tatar/

Иркутск татарлары "Татарча диктант Яз" акциясе 2016 елдан үткәрелә башлады.
(Казан, 1 октябрь, "Татар-информ"). Иркутск татарлары "Татарча диктант Яз" акциясендә катнашачак. Бу хакта "Идел-Ангара" татар яшьләре бердәмлеге хәбәр итә. 
 
Билгеле булганча, акция 27 октябрь көнне узачак. Чарада Италиядә яшәүче милләттәшләр дә катнашачаклары хакында белдерде. 
 
  • "Татарча диктант Яз" акциясе 2016 елдан үткәрелә. Узган 2017 елда акция кысаларында 2 меңләп кеше үз белемен тикшерде.  
  • “Татарча диктант” – татар телендә хатасыз язарга өйрәтү, әдәби татар телен кулланучылар даирәсен арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү мәсьәләләренә игътибарны арттыручы белем бирү акциясе. 

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10