ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

“Динамо” командасында бергә уйнаган Билалетдинов һәм Светлов көндәшләр буларак күреште

1 октябрь 2018, 10:37 , Фото: Салават Камалетдинов

“Динамо” командасында бергә уйнаган Билалетдинов һәм Светлов көндәшләр буларак күреште “Ак Барс” командасы “Адмирал”ны 4:2 исәбе белән җиңде.

(Казан, 1 октябрь, “Татар-информ”, Гөлия Хасбиуллина). "Татнефть-Арена" Боз сараенда узган уенда “Ак Барс” командасы “Адмирал”ны 4:2 исәбе белән җиңде. “Динамо” командасында бергә уйнаган Билалетдинов һәм Светлов көндәшләр буларак күреште.

Бу уенга, җәрәхәт алу сәбәпле, бер ай тирәсе уйнамыйча торган Эмиль Гарипов төп капкачы буларак чыкты.

Беренче период. Җиденче минутта “Адмирал” командасы уенчысы Александр Угольников беренче алканы кертте (0:1).

Икенче период. Ундүртенче минутта, Иржи Секач һәм Джастин Азеведо паслары ярдәме белән, Антон Ландер, “Ак Барс” өчен алка кертеп, исәпне тигезләштерде (1:1).

Өченче период. Өченче минутта “Адмирал” уенчысы Войтех Полак, алка кертеп, командасын алга чыгарды (1:2). Алтынчы минутта күпчелектә Роб Клинкхаммер “Ак Барс командасы өчен алка кертте һәм исәпне тигезләштерде (2:2). Унынчы минутта Артём Михеев, Юдин һәм Яруллин пасларыннан соң алканы капкага кертте, “Ак Барс” командасын алга чыгарды (3:2). Уен ахырына 19 секунд кала Роб Клинкхаммер буш капкага үзенең икенче алкасын кертте (4:2). 

Командалар составы: 

"Ак Барс":
Гарипов (Подъяпольский);
Секач – Ландер – Азеведо, Педан – Постма;
Глухов – Ткачёв – Галиев, Яруллин – Юдин;
Лукоянов – Михеев – Потапов, Батыршин – Абросимов;
Кара – Бурмистров – Клинкхаммер, Лямкин.

“Адмирал”:
Серебряков (Красоткин);
Бутузов – Вихарев – Королёв, Мищенко – Таталин;
Черников – В. Стрельцов – А. Стрельцов, Дьяков – Угольников;
Глазачев – Коньков – Воронин, Таратунин – Козловскй;
Валуйский – Полак – Говорка (Зайцев), Кармашков.

  • “Ак Барс” Мәскәүдә 4нче октябрьдә 19:30 сәгатьтә “Динамо” командасы белән очрашачак.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10