ҺАВА ТОРЫШЫ -12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Җәмгыять

Дмитрий Медведев Россия җыелмасын EuroSkills чемпионатында җиңүләре белән котлады

30 сентябрь 2018, 17:33

Конкурсантлар дөньякүләм стандартларда эшли алу сәләтләрен, каты һәм гадел көрәштә көндәшләрен җиңә алуларын күрсәтеләр, диде премьер-министр.

(Казан, 30 сентябрь, "Татар-информ"). РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев Россия җыелмасын EuroSkills-2018 һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатында җиңүләре белән котлады. Һәм Россия төбәкләреннән җыелган конкурсантларның дөньякүләм стандартлар дәрәҗәсендә эшли алганын билгеләп үтте. Бу хакта РИА Новости яза.

“Безнең җыелма команданы EuroSkills-2018 һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатында искиткеч чыгышлары белән котлыйм! Россиянең төрле төбәкләреннән җыелган конкурсантлар дөньякүләм стандартларда эшли алу сәләтләрен, каты һәм гадел көрәштә танылган көндәшләрен җиңә алуларын күрсәтеләр”, - дип язган Дмитрий Медведев Facebook социаль челтәрендә.

Премьер-министр белдергәнә, EuroSkills-2018 ярышлары Россиядә амбициоз, квалификацияле, талантлы кешеләр барлыгын тагын бер кат раслады. Алар моны эшләп кенә калмыйлар, ә үз көчләрен кызганмыйча башкаралар.

Дмитрий Медведев Европа беренчелегенә катнашучыларны әзерләгән бар кешегә рәхмәтен җиткерде, конкурсантларга яңа үрләр һәм җиңүләр теләде.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10