ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Рөстәм Миңнеханов “Казан ЭКСПО” төзелеше белән танышты

30 сентябрь 2018, 16:00 , Фото: tatarstan.ru

Рөстәм Миңнеханов “Казан ЭКСПО” төзелеше белән танышты “Казан ЭКСПО” күргәзмә комплексы WorldSkills һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатын уздыру өчен планлаштырылган.

(Казан, 30 сентябрь, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Казан ЭКСПО” күргәзмә комплексында булды һәм объектлар төзелеше белән танышты. Бу хакта Президентның матбугат хезмәте хәбәр итә.

 ÐžÑÐ¼Ð¾Ñ‚Ñ€ Президентом РТ Миннихановым Р.Н. строительства выставки КАЗАНЬ-ЭКСПО

Танышу барышында республика Президентына күргәзмә үзәгенең югары дәрәҗәдәге әзерлектә булын сөйләделәр. Хәзерге вакытта эшләр тәүлек дәвамында башкарыла. Комплекс октябрь урталарына тулысынча әзер булыр дип көтелә. Шул ук вакытта беренче чара – “Юл – 2018” халыкара күргәзмәсен уздыру да планлаштырылган.

  • “Казан ЭКСПО” күргәзмә комплексы WorldSkills һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатын уздыру өчен каралган. Чемпионат киләсе елда Казанда узачак.

Осмотр Президентом РТ Миннихановым Р.Н. строительства выставки КАЗАНЬ-ЭКСПО

  • Россия милли җыелмасы EuroSkills Budapest медаль биремендә беренче урын алды. Ә Татарстан вәкилләре җыелма командага 3 алтын медаль китерде.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10