ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Корея илчесе У Юн Гын Казанда тхэквондо буенча Корея Республикасы Илчесе Кубогын ачты

30 сентябрь 2018, 15:12 , Фото: Михаил Захаров

Корея илчесе У Юн Гын Казанда тхэквондо буенча Корея Республикасы Илчесе Кубогын ачты Илче Татарстан Республикасында тхэквондо үсеше буенча планнары буенча фикер алышты.

(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ», Артур Шипилов). Кичә Казанның Бокс һәм өстәл теннисы үзәгендә "Россия Федерациясендә Корея Республикасы Илчесе кубогы" X Бөтенроссия ярышлары ачылды. Чарада Корея Республикасының Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе У Юн Гын да катнашты.

“Россиядә тхэквондо актив үсә, бу бигрәк тә Татарстанда күренә. Алексей Денисенко Олимпия уеннарында призлы урыннар алды. Июнь аенда РФ Спорт министры һәм Корея Республикасы арасында багланышларны дәвам иттерү буенча килешү төзелде. Бу килешүдә тәҗрибә арттыру өчен спортчылар һәм тренерлар белән алмаша алу турында пункт бар”, - дип сөйләде Илче.

Шулай ук У Юн Гын футбол буенча дөнья чемпионаты кебек зур чараларны яхшы оештырган өчен Казанга рәхмәтен белдерде. Илче Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән бергә Корея Республикасы һәм Германия матчын карады.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10