ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

EuroSkills чемпионатында Татарстан Россия җыелмасына дүрт медаль китерде

30 сентябрь 2018, 14:47 , Фото: предосталено АНО

EuroSkills чемпионатында Татарстан Россия җыелмасына дүрт медаль китерде Россия җыелмасы Будапештта һөнәри осталык буенча Европа чемпионатын җиңү белән тәмамлады.

(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ», Александр Елисеев). Россия җыелмасы Будапештта EuroSkills һөнәри осталык буенча Европа чемпионатын җиңү белән тәмамлады. Милли җыелма составына Татарстаннан 6 вәкил керде, алар өч алтын һәм бер көмеш медаль яулады.

“Бу, чыннан да, уртак җиңүгә зур өлеш кертү һәм 2019 елгы дөнья чемпионатында Казанның җиңәчәгенә өмет. Катнашучыларның һәрбересе дә үз җиңүенә озак килде – кайберләре Абу-Дабида дөнья чемпионатында призер булдылар. Кемнәрдер халыкара дәрәҗәдәге ярышларда беренче тапкыр катнашты”, - диде WorldSkills Kazan 2019 проекты җитәкчесе Эмил Гобәйдуллин.

  • Чемпионатта 28 илдән 600 кеше катнашкан. Россия җыелмасы 41 компетенциядә ярышкан.

Будапештка стажировка узу өчен, WorldSkills Kazan 2019 хәрәкәтеннән 16 волонтер җибәрелгән.

  • Узган чемпионат 2016 елда Шведциянең Гетеборге шәһәрендә узды. Ә 2022 елда ул Санкт-Петербург шәһәрендә булачак.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10