ҺАВА ТОРЫШЫ -8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Зәй районында юл һәлакәтендә дүрт кеше зыян күргән

30 сентябрь 2018, 15:00

Иске Маврино авылы янында 11нче модель “Лада” “Нефаз” автомобиле белән бәрелешкән.

(Казан, 30 сентябрь, "Татар-информ"). Татарстанның Зәй районында җиңел автомобиль манипуляторлы йөк машинасы астына кергән. Бу хакта социаль челтәр кулланучылары хәбәр итә.

Әлмәт – Чаллы трассасының 79 чакрымында, Иске Маврино авылы янында 11нче модель “Лада” “Нефаз” автомобиле белән бәрелешкән.

Шаһитләр сүзләренчә, дүрт кеше зыян күргән. Аларны хастаханәгә озактканнар.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10