ҺАВА ТОРЫШЫ -7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Иртәгә пенсионерлар өчен Казан зооботаника бакчасы бушка эшләячәк

30 сентябрь 2018, 10:00

Өлкән яшьтәгеләргә, зооботаника бакчасына бушлай керү өчен, пенсия танкылыгын күрсәтергә кирәк булачак.

(Казан, 30 сентябрь, "Татар-информ"). 1 октябрьдә пенсионерлар һәм ветераннар Казан зооботаника бакчасына бушлай керә алачак. Бу хакта зооботаника бакчасы сайтында хәбәр ителә.

Бушлай керү өчен, пенсия таныклыгын күрсәтергә кирәк булачак.

1 октябрьдән 2019 елның 31 мартына кадәр зооботаника бакчасы 8:30 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр ачык. Касса 8:30 дан 16:00 сәгатькә кадәр эшли.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10