ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Чирмешән районы Әмир халкы "Ярдәм" мәчетенә 80 капчык яшелчә озаткан

30 сентябрь 2018, 04:00

Яшелчәләр “Ярдәм“ мәчете каршындагы мәдрәсәдә укучы, сәламәтлекләре какшаган шәкертләрне тукландыруга тотылачак.

(Чирмешән, 30 сентябрь, "Татар-информ", "Безнең Чирмешән", Кадыйр Гомәров). Чирмешән районы Әмир халкы Казандагы “Ярдәм“ мәчетенә 80 капчык яшелчә – бәрәңге, суган, аш чөгендере, кишер, кабак озаткан, дип яза җирле басма.

-Авылдашларга рәхмәт, капчыкларга бары тик сыйфатлы ризыклар тутырганнар, - ди Әмир мәчете имамы Люцир Зыятдинов. -Сәдакаларыбыз “Ярдәм“ мәчете каршындагы мәдрәсәдә укучы, сәламәтлекләре какшаган шәкертләрне тукландыруга тотылачак. Безгә әле һаман яшелчәләр китерәләр, аның бер өлешен үз авылыбызда ялгыз яшәүче, ярдәмгә мохтаҗ Латыйп Нәсыйбуллинга бирергә килештек.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10