ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Камил хәзрәт “Болгар радиосы"нда дин гыйлеме турындагы сорауларга җавап бирде

28 сентябрь 2018, 13:03 , Фото: dumrt.ru

Камил хәзрәт “Болгар радиосы Татарстан мөфтие радио тыңлаучыларны шулай ук туган телдә сөйләшергә, аны өйрәнергә өндәде.

(Казан, 28 сентябрь, "Татар-информ"). Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин “Болгар” радиосының “Хак дин” тапшыруында катнашты. Әңгәмә барышында ул турыдан-туры эфирда тыңлаучыларның сорауларына җавап бирде. Бу хакта Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте матбугат үзәге хәбәр итә.

Аерым алганда, Татарстан мөселманнарының рухи җитәкчесе эфир киңлекләре аша  - гыйлем үзләштерүнең әһәмияте, татар дин галимнәренең ислам дөньясында тоткан урыны турында сөйләде.

Моннан тыш, үз чыгышында ул Шиһабетдин Мәрҗани, Мөхәммәдморад Рәмзи, Габдрахман Карабаши кебек дин эшлеклеләренең, дөнья күләмендә тиңе булмаган хезмәтләр язып калдырып, ул хезмәтләрнең хәзерге көндә дә ислам дөньясында бик теләп файдаланылуына басым ясады. “Алай гына да түгел, тумышы белән Сарман районыннан булган Мөхәммәд Морад Рәмзи хәтта Мәккәдә гарәпләргә дәрес биргән, ә менә Габдерәшит Ибраһимов Япониядә беренче мәчет салдырган”, – диде ул.

Шулай ук мөфти: “Хәзерге көндә республикабызда дини белем алу өчен бар мөмкинлекләр бар. Табиб, инженер кебек һөнәр ияләре үз хезмәтләрен яхшы белү өчен тирән гыйлем үзләштергән кебек, дин әһелләре дә Коръән гыйлемен, гарәп телен яхшы белергә тиешләр. Гыйлем үзләштергән кеше Аллаһыга якынрак һәм Аның каршында сөеклерәк була”, – дип өстәде.

Эфир киңлеге аша Камил хәзрәткә мәгариф өлкәсенә караган сораулар килеп иреште. Мисал өчен, бер укучы Арчада “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенең филиалын ачып булмасмы икән, дип кызыксынды. “Зур тарихка ия “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе берәү генә. Белгәнебезчә, мәчетләр каршында дини курслар эшләп килә, шуларга мөрәҗәгать итә аласыз. Шулай ук һөнәри белем бирә торган мәдрәсәләргә читтән торып укырга керергә мөмкин. Рәхим итегез”, – диде Камил хәзрәт.

Чаллыдан мөфти игътибарына иҗтимагый эчтәлекле сорау да килеп иреште: Чаллының “Ак мәчет” мәдрәсәсе” бинасына истәлек тактасы кую мөмкинлеген каравын сорадылар, әлеге мәдрәсә ачылганда “Тәнзилә” исемен йөртүен искәрттеләр.

Татар халкының революциягә кадәрге мирасы – киң колачлы: иске имляда 30 меңнән артык китап, вакытлы матбугат дөнья күргән. “Бөтен кеше дә гарәп телен гарәпчә китапларны аңлап укырлык дәрәҗәдә өйрәнә алмаска мөмкин. Әмма татар телен белүчеләргә иске имляда язылган татар китапларын укырга өйрәнү берни тормый, бары теләк кенә кирәк. Борынгы тәфсирләребез күп, иске сүзләр, гыйбарәләр онытылмасын өчен тырышлык куярга тиешбез. Мисал өчен, “мәгънәви тәрәккыять кылу” нәрсәне аңлата? Без мондый төшенчәләрне яшь буынга аңлатып бирә белергә тиеш”, – диде Камил хәзрәт һәм кабат туган телдә сөйләшергә, аны өйрәнергә өндәде.

Моннан тыш, мөфти үзенең хаҗ сәфәреннән алган тәэсирләре, уңай хис-кичерешләре белән уртаклашты: “Гарәфәдә күп догалар укыдык. Милләтебез өчен дога сорадык”, – диде. Тапшыру да изге җомга көнендә дога белән төгәлләнде: эфир аша Коръән аятьләре укып дога кылынды.

Эфирны алып баручы Фаил Гыймадов радиотыңлаучыларның мөфтигә булган рәхмәтләрен җиткереп, киләчәктә дә тапшыруда катнашырга чакырып калды. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10