ҺАВА ТОРЫШЫ -13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Фельдшер-акушерлык пунктларын район хастаханәләренә телемедицина ярдәмендә тоташтырачаклар

28 сентябрь 2018, 11:51 , Фото: архив/Султан Исхаков, Регина Гумарова

Фельдшер-акушерлык пунктларын район хастаханәләренә телемедицина ярдәмендә тоташтырачаклар Технологияләр пациентларга үз торак пунктларыннан чыкмыйча гына белгечләрдән тиешле ярдәм алырга мөмкинлек бирәчәк.

(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ», Валерия Белова). Фельдшер-акушерлык пунктларын телемедицина ярдәмендә Татарстанның район хастаханәләренә тоташтырачаклар. Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шул хакта хәбәр итте.

«Эш шунда, кайбер фельдшер-акушерлык пунктлары Үзәк район хастаханәләреннән 60-70 чакрым ераклыкта урнашкан. Пациентлар бирегә килә, аны карыйлар һәм Үзәк район хастаханәсенә җибәрәләр. Анда пациент анализлар тапшыра һәм кире кайтып китә. Диагноз куйганчы шул рәвешле берничә тапкыр кабатлана. Сүз дә юк, бу уңайсыз да, кыйммәткә дә төшә. Шуны күздә тотып, без Әлмәттә сынау проектын гамәлгә ашырырга керештек, ул медицина ярдәме күрсәтүне оптимальләштерергә тиеш. Районның биш фельдшер-акушерлык пунктын телемедицина ярдәмендә җирле хастаханәгә тоташтырдык. Хәзер пациент фельдшер янына килә, фельдшер урында Үзәк район хастаханәсе табибы белән элемтәгә керә, шуннан соң белгечләр анализлар һәм тикшеренүләр нигезендә бергәләп диагноз куя», - дип аңлатты Марат Садыйков. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10