ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Фердинанд Сәлахов ни өчен Ваһапов фестивален оештыру эшендә катнашуын аңлатты

27 сентябрь 2018, 20:12 , Фото: Салават Камалетдинов

Фердинанд Сәлахов ни өчен Ваһапов фестивален оештыру эшендә катнашуын аңлатты Рәшит Ваһапов фестивале гала-концертларын Фердинанд Сәлахов һәм Айгөл Габдинова алып барачак.

(Казан, 27 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Рәшит Ваһаповның 110 еллыгына багышланган концерт программасын оештыру эшенә Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлахов җәлеп ителгән. Бүген Рәшит Ваһапов фестиваленең концерт сезоны ачылыр алдыннан оештырылган матбугат конференциясендә Ваһапов фонды җитәкчесе Рифат Фәттахов белән бергә Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлахов та катнашты.

Татар җәмәгатьчелеге тарафыннан “Татар моңы” яшь башкаручылар фестиваленең йөзе буларак кабул ителгән җырчының ни өчен Ваһапов фестиваленә җәлеп ителүе турындагы сорауга җавап итеп, Рифат Фәттахов моны җырчының Ваһапов чорын белүе һәм объектив бәяли алуы белән аңлатты.

Фердинанд Сәлахов “Татар-информ” хәбәрчесе соравына: “Мин фольклор җырлый алучы, катлаулы татар-башкорт җырларын башкара алган бердәнбер җырчы булып калдым, - дип җавап бирде. – Миңа теге яки бу җырны ничек җырларга икәнен сорап мөрәҗәгать итәләр. Мин аны беләм”.

Фердинанд Сәлахов үзенең бик күп халыкара фестиваль-конкурсларга чакырылуын, халыкара жюри сертификаты булуын әйтте.

“Мин җырчыларны тоям. Тарткалашып-тарткалашып, конкурсларда мин өстенлек биргән җырчылар хәзер беренче рәтләрдә баралар. Шуңа күрә Ваһапов фестивале дә минем белән хезмәттәшлек итә, - диде ул. - Конкурсларга жюри буларак педагогларны чакырсак, аларның һәрберсенең укучысы бар. Минем укучыларым юк – шуңа күрә мин объектив”.

Рифат Фәттахов Ваһапов конкурсларының объективлыгына басым ясады. Мисал итеп беренче конкурслар аша танылган Филүс Каһиров, Айгөл Сагынбаева, Марсель Вагыйзов, Рөстәм Асаевларны искә төшереп үтте.

  • Фердинанд Сәлахов - “Татар моңы” яшь башкаручылар фестиваленең жюри әгъзасы. Фестиваль өчен яшь талантлар эзләп табу белән шөгыльләнгән артист.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10