ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Америка һәм Германия компанияләре WorldSkills Kazan 2019 чемпионатының партнерлары булачак

27 сентябрь 2018, 16:27

Lincoln Electric белән Weiler WorldSkills компанияләре һөнәри осталык буенча чемпионатта катнашучыларны җиһазлар белән тәэмин итәчәк.

(Казан, 27 сентябрь, «Татар-информ»). Американың Lincoln Electric компаниясе һәм Германиянең Weiler компаниясе киләсе елның җәендә Татарстан башкаласында узачак WorldSkills Kazan 2019 һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты партнерлары булды. Бу турыда Чемпионатны оештыру комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чит ил компанияләре белән партнерлык турында килешү Будапештта EuroSkills 2018 чемпионатында имзаланды.

Хезмәттәшлек кысаларында Lincoln Electric компаниясе Казанга чемпионатка җиһазлар һәм материаллар, ә Weiler программа белән идарә ителә торган станоклар җибәрәчәк.

  • Һөнәри осталык буенча 45 нче Дөнья чемпионаты 2019 елның 22-27 августында Казанда узачак. Ярышларның төп бурычы – җәмгыять игътибарын һөнәри осталыкны үстерүгә, аларның популярлыгын күтәрүгә һәм югары профессиональ стандартлар өчен шартлар булдыруга юнәлтү. Ярышларда 70 илдән 1500гә якын конкурсант катнашыр дип көтелә. Алар үзләрен 50дән артык компетенциядә сынаячак.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10