ҺАВА ТОРЫШЫ -16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Татарстанда өч министр урынбасарын һәм өч комитет рәисе урынбасарын билгеләделәр

27 сентябрь 2018, 15:20 , Фото: архив/Михаил Захаров

Татарстанда өч министр урынбасарын һәм өч комитет рәисе урынбасарын билгеләделәр Кадрлар Татарстан Министрлар Кабинеты карары белән билгеләнде.

(Казан, 27 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда өч министр урынбасарын һәм өч комитет рәисе урынбасарын билгеләделәр. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына үз чыганакларыннан билгеле булды.

Татарстан Министрлар Кабинеты карары белән Алсу Әсәдуллина Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары, ә Юлия Әдгамова белән Дамир Натфуллин Татарстан мәдәният министры урынбасарлары булды.

Алексей Тарабукин Татарстанның Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары итеп билгеләнде.

Моннан тыш, Светлана Персова белән Альберт Сәләхов Татарстанның Мәдәни мирас объектларын саклау буенча комитеты рәисе урынбасарлары булды.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10