ҺАВА ТОРЫШЫ +24 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Эльмира Зарипова: Татарстанда 100 яшьтән узган 300дән артык кеше яши

27 сентябрь 2018, 15:39 , Фото: Александр Эшкинин

Эльмира Зарипова: Татарстанда 100 яшьтән узган 300дән артык кеше яши Узган ел белән чагыштырганда, Татарстанда озын гомерле кешеләр саны арткан.

(Биектау районы, 27 сентябрь, «Татар-информ», Григорий Князев). Татарстанда 100 яшьтән узган 316 кеше яши. Республиканың хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Биектау районына сәфәре барышында журналистларга шул хакта хәбәр итте.

Сәфәр кысаларында министр Өлә авылында яшәүче, шушы көннәрдә 102 яшен тутырган Сәгадәтбану Җиһаншинаның хәлен белде.

«Бүген дөньяда да, Россия Федерациясендә дә, Татарстан Республикасында да вазгыять шундый – эшкә сәләтле яшьтән өлкәнрәкләр саны артканнан-арта бара. Республикада алар 25-27 меңгә җитә», - дип белдерде Зарипова.

Министр сүзләренчә, узган елда Татарстанда 100 яшьтән узган 273 кеше яшәгән.

 

 


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10