ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Уфа янында йөк машинасы автобус тукталышында 12 яшьлек кызны таптаткан

26 сентябрь 2018, 18:52 , Фото: соцсети

Уфа янында йөк машинасы автобус тукталышында 12 яшьлек кызны таптаткан Социаль челтәрләрдә фаҗига урыныннан видеоязма чыкты.

(Казан, 26 сентябрь, «Татар-информ»). Уфа янында «КАМАЗ» автобус тукталышында 12 яшьлек кызны таптаткан. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.

Фаҗигале юл-транспорт һәлакәте бүген көндез Михайловка бистәсендә булган. Беренчел мәгълүматлар буенча, йөк машинасының тормозы эшләмәгән һәм ул тукталышта торган баланы таптаткан. Аннары йөк машинасы «Лада»га бәрелгән.

Һәлакәт аркасында 12 яшьлек кыз бала урында ук үлгән. Йөк машинасы йөртүчесе төрле имгәнүләр алган һәм хастаханәгә озатылган.

Һәлакәт шаһитлары социаль челтәрләрдә урнаштырган видеоязмада йөк машинасының зур тизлектә автобус тукталышына бәреп керүе һәм баланы этеп алып китүе күренә. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10