ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Түбән Кама мәчетендә хатын-кызлар өчен кичке курслар ачыла

26 сентябрь 2018, 18:05 , Фото: e-nkama.ru

Түбән Кама мәчетендә хатын-кызлар өчен кичке курслар ачыла Курсны оештыручылар тәҗрибәле педагоглар җитәкчелегендә әхлак кагыйдәләре һәм дин нигезләре өйрәнеләчәк, дип белдерделәр.

(Казан, 26 сентябрь, «Татар-информ»). Түбән Каманың Җәмигъ мәчетендә хатын-кызлар өчен кичке курслар ачыла. Педагоглар советында шундый карар кабул ителде, анда 43 укытучы катнашты. Бу турыда Татарстан Түбән Кама районы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашуда Салих хәзрәт Ибраһимов чыгыш ясады, ул укытучыларның дини абруе булырга тиешлеген искәртте. Хатын-кызлар советы рәисе Роза Латыйпова игътибарны татар халкының заманча һәм традицион мәдәнияте элемтәләрен ныгытуга юнәлтте. Уку бүлеге мөдире Алсу Гәрәева Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә расланган әдәбиятны кулланырга кирәклеген искәртте.

Курсны оештыручылар тәҗрибәле педагоглар җитәкчелегендә әхлак кагыйдәләре һәм дин нигезләре өйрәнәчәкләр, дип билгеләп үттеләр. Бу заман белән бергә атлаучы хатын-кызга гаиләдә иминлек саклауда һәм балалар тәрбияләүдә ярдәм итәчәк.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10