ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Федерация Советында 2018 елгы Хаҗ нәтиҗәләре турында сөйләштеләр

26 сентябрь 2018, 13:57 , Фото: dumrt.ru

Федерация Советында 2018 елгы Хаҗ нәтиҗәләре турында сөйләштеләр Быел Согуд Гарәбстанына Россиянең 79 төбәгеннән 22 мең кеше хаҗ кылырга барды

(Казан, 26 сентябрь, "Татар-информ"). Кичә Россия Федерация Советында киңәшмәдә 2018 елгы Хаҗ нәтиҗәләре турында сөйләштеләр. Бу турыда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

Чарада сүз 2018 елгы Хаҗ нәтиҗәләре һәм 2019 елга эш планы турында барды. Ильяс Умаханов искәртеп узганча, быел Согуд Гарәбстанына Россиянең 79 төбәгеннән 22 мең кеше хаҗ кылырга барды. Быелгы хаҗның үзенчәлеге электрон паспорт-бейджлар кулланудан гыйбарәт булды, диелгән әлеге хәбәрдә.

Очрашуда Федерация Советы рәисе урынбасары, Россия Хөкүмәтенең Хаҗ эшләре буенча вәкаләтлесе Ильяс Умаханов, Россиянең Хаҗ миссиясе җитәкчесе Магомед Гамзаев, федераль министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, Диния нәзарәтләре һәм хаҗ операторлары башлыклары, вәкилләре катнашты. Киңәшмәдә катнашучылар арасында «ДУМ РТ Хаҗ» җитәкчесе Ранис хәзрәт Вахитов та бар иде.

  • 2018 елда Татарстаннан 1800 кеше хаҗ кылды. Алар барысы да Татарстанның «ДУМ РТ Хаҗ» рәсми хаҗ операторын сайлады.

«ДУМ РТ Хаҗ» туроператоры һәрбер хаҗига яшел-саргылт төстә чемодан һәм сумка тапшырды. Әлеге төс халык арасында татарстанлыларга югалмаска ярдәм итте. Хаҗиларны юлда һәм хаҗ гамәлләрен үтәгәндә тәҗрибәле, гарәп, татар һәм рус телләрендә камил аралашучы җитәкчеләр озатып йөрде. Төркемнәрдә якынча 50 кеше тупланды. «ДУМ РТ Хаҗ» мөселманнарны мөһим гыйбадәткә әзерлек эшләрен күптән башлаган иде. Республиканың барлык мөхтәсибәтләрендә хаҗ дәресләре оештырылды. Әлеге лекцияләрдә имамнар һәм дин белгечләре хәнәфи мәзһәбе буенча хаҗ үтәүнең үзенчәлекләрен аңлаттылар. Әлеге мәзһәб буенча эшләүче Татарстан операторы Россиядә бердәнбер санала. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10