ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Самара татарлары сайтының биш еллыгын мәдәният йортында бәйрәм итәчәкләр

26 сентябрь 2018, 13:15

Концертта Казан артистлары – Ранис Габбазов, Гөлсирин Абдуллина, Азат Абитов һәм Айсылу Габдинова чыгышлары көтелә.

(Казан, 26 сентябрь, "Татар-информ"). Самара өлкәсендә яшәүче татарлар оештырган "Самар татарлары" сайтының биш еллык юбилеен зурлап, Киров мәйданында урнашкан мәдәният йортында уздырачаклар. Бу турыда сайтта хәбәр ителә.

Чара программасында җирле иҗат коллективлары һәм Казан артистлары – Ваһапов фестивале йолдызлары Ранис Габбазов, Гөлсирин Абдуллина, Азат Абитов һәм Айсылу Габдинова чыгышлары көтелә.

  • “Самар татарлары” интернет-порталы 2013 елның 18 октябрендә татар һәм рус телләрендә эшли башлады. Аның оештыручысы – Самара өлкәсе “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров, проект авторы һәм баш мөхәррире – Римма Нуретдинова.

Юбилей бәйрәм чарасы 11 ноябрьдә 15.00 сәгатьтә Самараның Киров мәйданында урнашкан Мәдәният йортында үтәчәк. Керү чакыру билетлары буенча, аларны оештыручылардан алып булачак, диелгән әлеге хәбәрдә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10