ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов Түбән Новгород губернаторы инаугурациясе тантанасында катнашачак

26 сентябрь 2018, 12:52 , Фото: архив/Рамиль Гали

Рөстәм Миңнеханов Түбән Новгород губернаторы инаугурациясе тантанасында катнашачак Татарстан Президенты кыска вакытлы эш сәфәре белән Түбән Новгородка барачак.

(Казан, 26 сентябрь, "Татар-информ"). Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кыска вакытлы эш сәфәре белән Түбән Новгородка барачак. Анда ул төбәк губернаторы инаугурациясе тантанасында катнашачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте порталы хәбәр итә.

Глеб Никитинның төбәк башлыгы вазифаларына керешү тантанасы Түбән Новгород ярминкәсенең герблы залында узачак.

  • Түбән Новгород өлкәсе губернаторын сайлау 9 сентябрендә булды. Никитин өчен сайлаучыларның 68 процентка якыны үз тавышын бирде. Моңа кадәр ул төбәк белән вазифаларны вакытлыча башкаручы буларак җитәкчелек иткән иде. Бу вазифага билгеләнгәнче Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары булып эшләде.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10