ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

“Татнефть”нең директорлар советында 2030 елга үсеш стратегиясе турында фикер алышачаклар

26 сентябрь 2018, 10:05 , Фото: Михаил Захаров

“Татнефть”нең директорлар советында 2030 елга үсеш стратегиясе турында фикер алышачаклар “Татнефть” директорлар советы утырышы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә узачак.

(Казан, 26 сентябрь, "Татар-информ"). Бүген “Татнефть” директорлар советы рәисе, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов директорлар советы утырышы уздырачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте сайты хәбәр итә.

Утырышның төп темасы “Татнефть”нең 2030 елга кадәрге үсеш стратегиясе буенча фикер алышу булачак.

Директорлар советы утырышы Татарстанның Хөкүмәт Йортында көннең беренче яртысында узачак. Соңрак Рөстәм Миңнеханов шунда ук ОАО "Татнефтехиминвест-холдинг" директорлар советы утырышын да уздырачак.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10