ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казанның Идел буе районында тугыз катлы йортта фатир янган

26 сентябрь 2018, 08:40 , Фото: соцсети, 16.mchs.gov.ru

Казанның Идел буе районында тугыз катлы йортта фатир янган Янгын Сыртланова урамындагы йортның өченче катында фатирларның берсендә килеп чыккан.

(Казан, 26 сентябрь, «Татар-информ»). Казанның Идел буе районында тугыз катлы йортта фатир янган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. 

Кичә кич Сыртланова урамындагы бер йортның өченче катында фатир яна башлаган.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре янгын турында хәбәр алынгач, 19 минуттан утны сүндергәннәр. Янгын 15 квадрат метр мәйданда булган.

Фатир балконы тулысынча янып беткән. Янгын чыгу сәбәпләре ачыклана.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10