ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Татарстан мөфтие бөтен республикадан җыелган мөселман яшьләре белән очрашачак

26 сентябрь 2018, 08:11

Очрашуда мөселман яшьләре форумы волонтерлары һәм мөхтәсибәтләрнең яшь активистлары катнашыр дип көтелә.

(Казан, 26 сентябрь, “Татар-информ"). 7 октябрьдә Казанда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин бөтен республикадан җыелган мөселман яшьләре белән очрашачак. Очрашуда мөселман яшьләре форумы волонтерлары, шулай ук мөхтәсибәтләрнең яшь активистлары катнашыр дип көтелә. Бу хакта Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чара иртәнге 8.00дә Казан Кремле территориясендә – Кол Шәриф мәчете янында башланачак. Биредә катнашучыларны спорт һәм интеллектуаль, интерактив уеннар, тәмле төшке аш һәм җәмәгать намазы көтә. Программада Татарстан мөфтие белән очрашу да каралган. Яшьләр Камил хәзрәткә үзләрен кызыксындырган сорауларын бирә алачак. Моннан тыш, очрашу кысаларында иң актив волонтерларны бүләкләү күздә тотыла.

Чарада катнашу өчен, түбәндәге сылтама буенча теркәлү узарга кирәк.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10