ҺАВА ТОРЫШЫ -16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Казанда "MULTI SPORT EXPO 2018" бәйрәмендә алты меңгә якын кеше катнашкан

25 сентябрь 2018, 20:43 , Фото: minsport.tatarstan.ru

Казанда "Казан Арена" стадионында ике көн дәвамында заманча форматтагы "MULTI SPORT EXPO 2018" массакүләм чара уздырылды.

(Казан, 25 сентябрь, "Татар-информ"). 22 һәм 23 сентябрьдә "Казан Арена" стадионында "MULTI SPORT EXPO 2018" дип исемләнгән массакүләм спорт чарасы узды. Бу хакта Татарстан Спорт министрлыгы матбугат үзәге хәбәр итә.

  • "MULTI SPORT EXPO" -  спорт чараларының яңа төре. Аның бурычы - спорт федерацияләрен һәм эшмәкәрлекне берләштерү, шулай ук халыкны спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү. 2 көн дәвамында бәйрәмдә 5800 кеше булды, төп аудиторияне балалы гаиләләр, яшьләр тәшкил итте. Төрле дисциплиналар буенча барлыгы 15 турнир үткәрелде,. Аларда профессионаллар да, MULTI SPORT EXPOны карарга килгән гади тамашачылар да катнаша алды.

Төрле федерацияләрнең күрсәтмә чыгышлары зур "Спорт Фест" сәхнәсендә узды. Барлыгы 38 федерация, спорт мәктәбе һәм клуб үзләренең осталыкларын иң яхшы спортчылары, тренерлары катнашындагы 60 номер аша тәкъдим итте.

"Спорт-парк"ның гомуми мәйданы 100 000 кв.м. ны тәшкил итә. Монда 60тан артык федерация һәм спорт мәктәбе чыгышлары тәкъдим ителде. Алар үз осталыкларын мастер-классларда, ярышларда - чараның Кече сәхнәләрендә яисә махсус җиһазландырылган мәйданчыкларда күрсәттеләр. Мәйданчыкта спорт секцияләренә дә язылырга мөмкин иде. Нәтиҗәләр буенча, спорт-паркның һәр катнашучысы 50 дән алып 100гә кадәр потенциаль клиентны җәлеп итә алды.

"Спорт-Экспо" мәйданчыгындагы экспозицияләрдә үз продукциясен һәм хезмәтләрен тәкъдим итүчеләр дә булды. 

"Спорт Бизнес форумы" спорт индустриясе вәкилләренә юнәлтелгән иде. Секцияне ТР Спорт министры Владимир Леонов ачты. Үзенең сәламләү сүзендә ул республиканың, һәм аерым алганда стадионның спорт потенциалын үстерүдә, мондый масштаблы проектларның мөһимлеген ассызыклады.

  • 2019 елда "MULTI SPORT EXPO" чарасын яңадан уздыру күз алдында тотыла.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10