ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Пенза өлкәсендә яңа мөфти билгеләнде

25 сентябрь 2018, 10:50

Пенза өлкәсе татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Җиһанша Туктаров мөфтигә котлау телеграммасы юллаган.

(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ»). Әбүбәкер Юнькин Пенза өлкәсе мөфтие итеп билгеләнде. Бу хакта Пенза татарлары мохтарияте сайты хәбәр итә.

Әлеге уңайдан Пенза өлкәсе татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Җиһанша Туктаров котлау телеграммасы юллаган.

«Хөрмәтле Әбүбәкер Гаделша улы! Сезне чын күңелдән Пенза өлкәсе мөфтие итеп билгеләнүегез белән котлыйм!

Дини гамәлләрдә дә, социаль, сәяси өлкәләрдә дә җәмгыятькә файдалы булырга омтылу Сезне ислам традицияләре һәм кыйммәтләрен хөрмәт итүче рухи остаз буларак кына түгел, ә гадел, намуслы, дингә җаны-тәне белән инанган кеше, гади гражданин, күрше, абый буларак та бәяләргә мөмкинлек бирә. Тормыш һәм хезмәт юлыгыз кешеләргә файда китерүче игелекле гамәлләр белән тулып торсын. Аллаһы Тәгалә Сезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм озын гомер бирсен», - диелә котлауда.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10