ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

“Хозур” нәшрият йортында Әбү Габдуллаһ Мөхәммәд Әл-Кудагый китабы чыкты

25 сентябрь 2018, 08:33

Татар телендә чыккан бу хезмәт һәркемне кызыксындырган үлем һәм ахирәт белән бәйле булган сорауларга җавап бирә.

(Казан, 25 сентябрь, "Татар-информ"). “Хозур” нәшрият йорты Әбү Габдуллаһ Мөхәммәд Әл-Кудагыйның “Дакаикуль-әхбәр” исемле китабын нәшер итте. Бу турыда Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

фото:dumrt.ru

Әлеге басма татар телендә һәм ул 3000 данәдә басылган. Бу хезмәт һәркемне кызыксындырган үлем һәм ахирәт белән бәйле булган сорауларга җавап бирә. Коръән аятьләре һәм Пәйгамбәребез галәйһис-сәлам хәдисләренә таянып, вәгазь-нәсыйхәтләр рәвешендә язылган әсәр адәм балаларына тормышка җитди карарга, камилләшергә, тәкъвалыгы һәм ихласлыгын арттырып, Аллаһы Тәгаләгә якынаерга этәргеч булып тора, диелгән әлеге хәбәрдә.

  • Әлеге китапны Россия ислам институтында алырга, яисә www.huzurshop.ru сайтында офлайн рәвешендә заказ бирергә була. 

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10