ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Самараның җәмигъ мәчетендә хатын-кызлар өчен дини укулар үткәрелә

25 сентябрь 2018, 07:39

7 яшьтән 70 яшь­кәчә хатын-кызлар шимбә һәм якшәмбе көннәрендә укырга җыелачак.

(Казан, 25 сентябрь, "Татар-информ"). Самара шәһәрендәге җәмигъ мәчетендә хатын-кызлар өчен дини укулар үткәрелә. Бу турыда Самара татарлары сайты хәбәр итә.

Быел 29 сен­тяб­рьдән башлап Самараның Җә­мигъ мәче­тендә дини укулар башлана. Бирегә 7 яшьтән 70 яшь­кәчә хатын-кызларны чакыралар.

Дәресләр шимбә һәм як­шәмбе көн­нәрендә 10 сәгатьтә башлана. Уку түләү­сез, диелгән әлеге хәбәрдә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10