ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Татарстанның Питрәч районында "Скорлупино" III Бөтенроссия фестиваленә әзерләнәләр

24 сентябрь 2018, 20:17 , Фото: pestrecy-rt.ru

Татарстанның Питрәч районында Фестиваль кунакларын "йомыркалы" уеннар, гадәти булмаган ризыклар, кызыклы тамаша көтә.

(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ»). 29 сентябрьдә Питрәч авылы наратлыгында «Скорлупино» III Бөтенроссия фестивале узачак. Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фестиваль кунакларын кызыклы уеннар көтә: йомырка ыргыту чемпионаты, әтәчләр сугышы, йомырка белән ярышлар, шулай ук тагын бик күп төрле махсус конкурслар, аттракционнар һәм мавыктыргыч уеннар оештырылачак. Бәйрәм тантанасы «Ак тавык катнашында шоу» парад-карнавалы һәм иң яхшы артистлар катнашында театральләштерелгән риваять белән ачыла.

Фестивальдә Казан рестораннарының шеф-пешекчеләре йомыркадан һәм тавык итеннән әзерләгән төрледән-төрле экзотик ризыкларны, фермерлар продукциясен, йомырка коктейлен татып карау мөмкинлеге булачак, биюче пешекчеләр катнашында кызыклы тамаша көтелә. Шулай ук балалар мәйданчыгы һәм иң нәни кунаклар өчен Ско-ко-парк эшләячәк.

  • «Скорлупино» фестивале – «Russian Event Awards-2017» вакыйгалы туризм өлкәсендә милли Гран-при премиясенә, «Милли вакыйга - 2018» статусына ия, «Диво России – 2018» Бөтенроссия видеопрезентацияләр фестивале, «Туристик сувенир» конкурсы призеры, ул Россиянең туризм мөмкинлекләрен Миланда узган «BIT» Европа туристлык күргәзмәсендә тәкъдим итте.

Фестивальгә керү түләүсез. Тулырак мәгълүмат белән https://vk.com/skorlupino яки https://скорлупино.рф сайтларында танышырга мөмкин.

 


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10