ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Лаеш районы биючеләре Сочида уңышлы чыгыш ясады

24 сентябрь 2018, 08:00 , Фото: laishevskyi.ru/

Лаеш районы биючеләре Сочида уңышлы чыгыш ясады Коллектив җитәкчесе Светлана Зайцева “Иң яхшы җитәкче” номинациясендә махсус призга лаек булды.

(Лаеш, 24 сентябрь, "Татар-информ",  "Кама ягы" , Александр Воржецов). Лаеш районының Габишево мәдәни-спорт үзәгенең “Импульс дэнс” бию коллективы “АКVА-ТЕМР” ХI халыкара музыка-үзешчән сәнгать иҗаты конкурс-фестивалендә катнашты, дип яза җирле басма.

Сочига конкурска Россиянең бар төбәгеннән – Калининградтан Якутиягә кадәр 35 коллектив килгән. Татарстан Республикасыннан анда Лаеш районы коллективы катнашты. Конкурс йомгаклары буенча “Импульс дэнс” “Заманча бию” һәм “Стильләштерелгән халык биюе” номинацияләрендә беренче дәрәҗә ике диплом алды. Коллектив җитәкчесе Светлана Зайцева “Иң яхшы җитәкче” номинациясендә махсус призга лаек булды.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10