ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Балык Бистәсенең Чыршылы елга авылында гашура бәйрәменә багышланган мәҗлес узды

23 сентябрь 2018, 03:00 , Фото: rsloboda-rt.ru/news/җәmgyiyat/chyrshyly-elga-avylynda-gashura-byrme

Балык Бистәсенең Чыршылы елга авылында гашура бәйрәменә багышланган мәҗлес узды Ахшам намазы укылгач авыз ачып, бәйрәм табын артында дәвам итте.

(Балык Бистәсе, 23 сентябрь, "Татар-информ", "Авыл офыклары", Фарваз Каюмова). Балык Бистәсе районының Чыршылы елга авылы мәчетендә гашура көненә багышланган мәҗлес булып узды, дип яза җирле басма.

Икенде намазыннан соң район мөхтәсибе Рамазан хәзрәт Әюб г.с.тормыш юлын сөйләде, Биектау авылы абыстае Әлфия ханым гашура көненең фазыйләтләрен аңлатты, Чыршылы елга авылы абыстае Фәүзия ханым мөнәҗәтләр башкарды.

Ахшам намазы укылгач авыз ачып,бәйрәм табын артында дәвам итте. Рамазан хәзрәт авыл халкының биргән сорауларына җавап бирде. Кичә Коръән аятләре укылып, дога белән тәмамланды.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10