ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Спас районында Болгар-Танкеевка юлын заманча технология буенча ремонтлыйлар

23 сентябрь 2018, 06:00 , Фото: Руслан Хәмидуллин

Спас районында Болгар-Танкеевка юлын заманча технология буенча ремонтлыйлар Иске асфальт-бетон юлга монда өр-яңа заманча технология – салкын ресайклинг алымын кулланып ремонт ясала.

(Спас, 23 сентябрь, "Татар-информ", "Яңа тормыш"). Сентябрь башында “Алексеевскдорстрой” ААҖ коллективы Спас районында Болгар-Танкеевка юлының өч километр ярымлы бер өлешен ремонтлауга кереште, дип яза җирле басма.

Иске асфальт-бетон юлга монда өр-яңа заманча технология – салкын ресайклинг алымын кулланып ремонт ясала. Бу ысул иске асфальт-бетонны төп материал буларак куллануны күздә тота. Технология буенча, юлдан кырып алынган асфальт-бетон катнашмасын ваклап, юл өчен нык нигез ясыйлар. Аннары инде бу катламга яңа асфальт җәелә һәм нәтиҗәдә шома, тип-тигез юл килеп чыга.

Юл менеп-төшкән урыннарда машина йөртүчеләргә яхшырак күренсен өчен, юлның биек урыннарын кискәннәр һәм тәбәнәк урыннарны биегәйткәннәр. Шулай итеп, юл тигезләнгән һәм машина йөртүчеләр өчен күрү мөмкинлеге арткан. Нәтиҗәдә бу юл йөрүчеләрнең иминлеген арттырырга тиеш.

Бу участокта Артур Васильевның салкын регенерация бригадасы тырышып эшли. Ресайклер белән шактый юллар төзелешендә катнашкан тәҗрибәле машинист Александр Андреянов идарә итә. Каток йөртүче Максим Ермиловның да эше бик җаваплы, ул юлны тыгызлап һәм тигезләп тора.

Эш ике сменада алып барыла. Юл төзелеше өчен кирәк булган материалларны КамАЗ машиналары белән “Алексеевскдорстрой”ның Спас участогы шоферлары ташып тора. Тәҗрибәле машина йөртүче Сергей Советников бу эшне җиренә җиткереп башкара. Ә Владимир Лифантьев ЧТЗ-10 тракторы белән җирне тигезли. Аның белән бергә бу эшне “Кейс” бульдозерлары белән башка тракторчылар да башкара.

Прораб Артур Васильев әйтүенчә, бу участокка ремонт ясаганда 3Д-нивелирлау системасы кулланыла. Шушы система ярдәмендә грейдерларга спутниклардан сигнал килеп, аларның эшенә юнәлеш биреп тора. Нәтиҗәдә юл бик тигез һәм шома килеп чыга. Төп эшләрне тәмамлаганнан соң, юл полосасына юл билгеләре куярга һәм башка эшләрне башкарырга җыеналар, диелгән район хәбәрендә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10