ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә бәрәңгегә, бөртеклеләргә һәм сөткә сорау зур булган

22 сентябрь 2018, 15:49 , Фото: Рамиль Гали/архив

Авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә бәрәңгегә, бөртеклеләргә һәм сөткә сорау зур булган Казанда ун мәйданда авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды.

(Казан, 22 сентябрь, "Татар-информ"). Бүген Казанның ун мәйданында авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды. Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Продуктларны һәм товарларны республиканың авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләре һәм агросәнәгать комплекслары алып килде. Шәһәр мәйданнарына барлыгы 42,6 миллион сумлык продукция чыгарылган, 529 машина эшләгән.

Көннең беренче яртысында ярминкәләрдә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов һәм министр урынбасарлары Олег Земсков, Илдус Габдрахманов, Нәҗип Хаҗипов, Тәлгать Таһирҗанов, Ришат Хәбипов булды.

Казанның Вахитов районындагы Кәрим Тинчурин исемендәге паркта Теләче районы аграрийлары продукциясен саттылар. Киров районында өч мәйданда Тәтеш районы аграрийларының авыл хуҗалыгы продукциясе сатылды.

Халык арасында бәрәңгегә, бөртеклеләргә һәм сөткә сорау зур булган.

Бүген шулай ук Яр Чаллыда өч урында, Яшел Үзән районының Октябрьский бистәсендә һәм республиканың башка шәһәрләрендә һәм район үзәкләрендә авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10