ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Тукай музеенда XX йөз башында татар җәмгыятендәге эчкечелек турында сөйләштеләр

21 сентябрь 2018, 21:19 , Фото: Салават Камалетдинов

Тукай музеенда XX йөз башында татар җәмгыятендәге эчкечелек турында сөйләштеләр Бүген “Иске Татар бистәсендәге тайпылышлар: эчкечелек белән көрәш” темасына багышланган чираттагы “Тарихи бранч” узды.

(Казан, 21 сентябрь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Бүген Казандагы Габдулла Тукай музее бинасында “Иске Татар бистәсендәге тайпылышлар: эчкечелек белән көрәш” темасына багышланган чираттагы “Тарихи бранч” узды. Очрашуда XIX йөз ахыры – XX йөз башында татар җәмгыятендәге эчкечелек турында сүз барды. 

  • “Тарихи бранч” – тарихка багышланган яңа форматтагы клуб. Проект тарих белән кызыксынучыларга, аны тирәнтен өйрәнүчеләргә багышлана.

Бүгенге “Тарихи бранч”ның төп спикерлары – Татарстан Республикасы Дәүләт архивы директорының фәнни тикшеренүләр һәм публикацияләр буенча урынбасары Илдар Шәфыйков һәм Татарстанның Архив эшләре буенча дәүләт комитеты бүлеге җитәкчесе Ильяс Мөстәкыймов булды.

Илдар Шәфыйков әйтүенчә, Дәүләт архивында эчкечелек темасына караган кызыклы документлар табылган. Очрашуда шул чорга хас мифлар һәм чынбарлык турында сөйләштеләр. Теләге булган, тарихи документлар белән кызыксынган һәркемне әлеге чарада катнаша алды.

“Без исерткеч эчемлекләр проблемасы турында элеккеге чордагы кешеләр карашыннан чыгып фикер йөрттек. Безнең ниятебез – киң җәмәгатьчелеккә мәгълүм булган фактларны шәрехләп бирү. Исерткеч эчемлекләрне эчү һәм аны куллану-кулланмау кешенең яшәгән территориясенә карап билгеләнелгән. Һәр җирлекнең имамы булган. Кешеләр имамның әйткәннәрен үтәгәннәр. Әйтик, 1906 елда бер авыл имамы Сабан туе бәйрәмен уздыруны тыйган. Чөнки анда “кешене туры юлдан яздырткан” исерткеч эчемлекләр“сатылган. Әлбәттә, Иске Татар бистәсенең берничә районында кайбер эчемлекләрне эчү тыелмаган: алар арасында балдан ясалган эчемлек – әче бал, кымыз, мәй, сыра. Кайдадыр әлеге эчемлекләргә каршы көрәш алып барганнар, кайдадыр аларны эчәргә рөхсәт ителгән”, - дип сөйләде Илдар Шәфыйков.

Татарстанның Архив эшләре буенча дәүләт комитеты бүлек җитәкчесе Ильяс Мөстәкыймов тарихта төрле сәхифәләр булганлыгын искәртте. "Дөресен әйткәндә, татар дөньясында эчкечелекне ниндидер зур күләмдәге проблема дип әйтмәс идем, тик ул кызык сорау. Ислам дине буенча, хәмер тыелган, ягъни гөнаһ булып санала. Әмма хәмернең нәрсә икәнен беркем дә белмәгән, ул зур сорау тудырган. Чөнки көнкүреш үз закончалыкларын алга чыгарган. Күчмә халыкларны алсак, алар кымызсыз яшәмәгән. Ә кайбер ислам дине галимнәре ат итен ашауны хупламаганнар, шул исәптән кымызны да. Галимнәрнең бер өлеше киресенчә, ат итен ашауны гөнаһ гамәлләрдән санамый. Күргәнегезчә, фикерләр төрле. Ләкин “эчәргә ярый икән, эчәргә кирәк”, - дип әйтү дөрес булмас. Бүгенге “Тарихи бранч” бары тик тарихыбызга игътибарны юнәлдерү максатыннан үткәрелгән чара”, - диде ул.

Тарих фәннәре кандидаты Айрат Фәйзрахманов татарлар идеаль яшәү рәвешен алып барганнар дип уйларга кирәкми, дигән фикерен әйтте. “Чынлыкта, татарларда идеаль образ формалашмаган. Барлык уңай күренешләр теркәлеп калган, тискәреләрен төшереп калдырырга тырышканнар. Халыкка татар дөньясының төрле булганлыгын аңлатырга кирәк. Алар бик күп булган. Бер үк әйбергә дә төрле караш бар бит. Бүгенге көндә дә төрле татар дөньясы: рус телле татарлар һәм татар телендә сөйләшүче татарлар бар. Бу – икесе ике дөнья”, - ди ул.

Очрашуда XIX йөз ахыры – XX йөз башында ясалган кызыклы карикатуралар да күрсәтелде. "Тарихи бранч"  тамашачыларның сорауларына җавап бирү белән тәмамланды.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10