(Казан, 21 сентябрь, "Татар-информ"). Казанның “Ак Барс” командасы капкачысы Эмиль Гарипов PUBG буенча киберспорт командасы җыя. Бу хакта “Татар-информ”га үз чыганаклары аша билгеле булды.
Казанның иң көчле геймерлары танылган хоккей голкиперы командасына эләгү өчен көч сынашачак.
Online-турнир 28-30 сентябрьдә узачак. Приз фонды 25 мең сум. Анда 16 яше тулган, Казанда яшәүче Россия гражданнары катнаша ала. Туринир нәтиҗәләре буенча иң яхшы уенчылар Эмиль Гарипов командасына эләгәчәк.
PlayerUnknown’s Battlegrounds (кыскача - PUBG) – патшалар сугышы жанрындагы күп катнашучылы онлайн-уен. Күптән түгел генә ул киберспорт дисциплинасы булып исәпләнә башлады.
- Алдарак “Татар-информ” Татарстанда уен индустриясенең үсеше һәм киберспортчыларның ничә сум акча эшләгәнен язган иде.