ҺАВА ТОРЫШЫ -16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Инфографика, аналитика

Урманнан агач булмаган ресурсларны бушлай һәм рөхсәтсез җыярга ярый: корыган ботакларны да

21 сентябрь 2018, 15:22 , Фото: С.Щеглова рәсеме

Урманнан агач булмаган ресурсларны бушлай һәм рөхсәтсез җыярга ярый: корыган ботакларны да 2019 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керәчәк яңа закон нигезендә урмандагы коры-сары, чыбык-чабыкны ел әйләнәсе рөхсәтсез һәм бушлай җыярга ярый.

(Казан, 21 сентябрь, "Татар-информ"). Моңа кадәр урманнан корыган агач җыяр өчен кешеләр урманчылык идарәсеннән рөхсәт алырга һәм түләргә тиеш иде.

РФ Урман кодексында кабул ителгән үзгәрешләр 2019 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә.

Хәзер җирдә яткан корыган агач ботаклары урманның агач булмаган ресурслары исемлегенә кертелде. Гражданнарга исә аларны үз ихтыяҗлары өчен җыю – рөхсәт һәм түләү таләп итми.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10