ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Вьетнам Президенты 61 яшендә вафат булды

21 сентябрь 2018, 09:21

Дәүләт җитәкчесе каты авырудан соң, бүген Мәскәү вакыты белән 06:05 сәгатьтә хастаханәдә үлгән.

(Казан, 21 сентябрь, "Татар-информ"). Вьетнамның 61 яшьлек Президенты Чан Дай Куанг вафат булды. Бу турыда Франс Пресска сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.

Дәүләт җитәкчесе каты авырудан соң, бүген Мәскәү вакыты белән 06:05 сәгатьтә хастаханәдә үлгән. Бу турыда Вьетнам басмасы VNA хәбәр итте.

  • Сәясәтче 1956 елның 12 октябрендә Вьетнамның төньягындагы Ниньбинь провинциясендә туган. Эчке эшләр министрлыгында хезмәт иткән, Җәмгыять иминлеге министрлыгын җитәкләгән, 2006 елда Компартия үзәк комитеты әгъзасы булган. 2016 елдан башлап ил белән идарә иткән. 

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10