ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Сәясәт

Фәрит Мөхәммәтшин парламент тапшырулары авторларына интервью бирде

21 сентябрь 2018, 07:14

Дәүләт Советы Рәисе пенсия реформасына кагылышлы федераль закон турында депутатларның фикерләре, парламент алдында торган мәсьәләләр хакында сөйләде.

(Казан, 21 сентябрь, "Татар-информ"). Кичә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «Канун. Парламент. Җәмгыять» («Яңа гасыр» ТРК) һәм «Парламентские вести» («Татарстан» ДТРК) программалары алып баручыларына яңа парламент сезонында каралачак әһәмиятле закон проектлары турында сөйләде. Бу турыда Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Парламентның көзге сессиясе 24 сентябрьдә ачыла. Кырыгынчы утырыш каравына Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның ТР Дәүләт Советына республиканың эчке һәм тышкы хәле турында еллык юлламасы кертелә.

Журналистлар белән аралашу вакытында Фәрит Мөхәммәтшин Президентның узган елгы юлламасында яңгыраган аерым фикерләрнең республика законнарында чагылыш табуы, пенсия реформасына кагылышлы федераль закон хакында Татарстан Дәүләт Советы депутатлары фикерләре, яңа сезонда парламент алдында торган мәсьәләләр хакында сөйләде.

Дәүләт Советы Рәисе белән интервьюны "Яңа гасыр" каналында шимбә көнне 13.00 сәгатьтә «Канун. Парламент. Җәмгыять» тапшыруында, якшәмбе көнне 12.30 да «Закон. Парламент. Общество», «Татарстан» каналында якшәмбе көнне 11.20 сәгатьтә «Парламентские вести» тапшыруында карарга мөмкин. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10