ҺАВА ТОРЫШЫ +26 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Казанда студентлар катнашында "Автосессия-2018" бәйгесенең финалы башланды

20 сентябрь 2018, 12:58 , Фото: Александр Эшкинин

Казанда студентлар катнашында Юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү һәм машина йөртү осталыгы бәйгесендә Татарстанның 20 шәһәре һәм районыннан 72 студент катнаша.

(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ», Григорий Князев). Казанда машина йөртүче студентлар арасында "Автосессия-2018" бәйгесенең финалы старт алды. Чара Оренбург трактындагы Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе территориясендә уза.

Конкурста катнашучыларга республика җитәкчелеге исеменнән ТР Министрлар Кабинеты Аппараты башлыгы Шамил Гаффаров сәламләү сүзләре белән мөрәҗәгать итте.

«Бу – юл хәрәкәте иминлеге җәһәтеннән дә, безнең муниципаль берәмлекләр һәм шәһәр округларын алга җибәрү ягыннан да алга таба зур адым», - диде Гаффаров бәйгедә катнашучыларга.

  • "Автосессия" бәйгесе республика шәһәрләре һәм районнарында "Имин хәрәкәт атналыгы" кысаларында уза. Конкурста Татарстанның 20 шәһәре һәм районыннан 24 команда – барлыгы 72 кеше катнаша.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10