ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Зәй районында алты килограммлы гигант гөмбәләр үскән

20 сентябрь 2018, 09:27 , Фото: zainsk-inform.ru

Зәй районында алты килограммлы гигант гөмбәләр үскән Ирле-хатынлы Эдуард һәм Оксана кызлары Дарина һәм Сәмирә белән бергә җиде куык гөмбә тапкан, аларның берсе алты килограмм авырлыкта булган.

(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанның Зәй районында Хәсәншиннар гаиләсе урманда гигант гөмбәләр үскән аланлык тапкан. Бу хакта «Новости Заинска» газетасы яза.

Ирле-хатынлы Эдуард һәм Оксана кызлары Дарина һәм Сәмирә белән бергә җиде куык гөмбә тапкан, аларның берсе алты килограмм авырлыкта булган. Гөмбәләрнең бары тик икесен генә алганнар, бишесен бүтән гөмбәчеләргә калдырганнар.

«Гөмбәләр янында фотога төшкәннән соң, алардан тәмле аш пешереп ашадык», - дигән гаилә башлыгы.

Гаилә әлеге фотоны районда уза торган «Көз рекордлары» дигән бәйгегә җибәргән.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10