ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Сәясәт

Казанда Татарстан һәм Россия Тышкы эшләр министрлыгы хезмәттәшлеге турында фикер алыштылар

19 сентябрь 2018, 17:44 , Фото: tatarstan.ru

Казанда Татарстан һәм Россия Тышкы эшләр министрлыгы хезмәттәшлеге турында фикер алыштылар Дипломат Татарстан киләчәктә дә халыкара хезмәттәшлекне үстерүдә ярдәм итәчәк, дип ышана.

(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия дипломанты, Россиянең Эстониядәге элеккеге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле вәкиле Юрий Мерзляков белән очрашты. Бу турыда Татарстан Хөкүмәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Встреча Премьер-министра Республики Татарстан А.В. Песошина с Чрезвычайным и Полномочным Послом Российской Федерации Юрием Николаевичем Мерзляковым

Очрашу Татарстан Хөкүмәте Йортында узды. Анда Россия Тышкы эшләр министрлыгының Казандагы вәкиле Радик Вахитов та катнашты.

Встреча Премьер-министра Республики Татарстан А.В. Песошина с Чрезвычайным и Полномочным Послом Российской Федерации Юрием Николаевичем Мерзляковым

Мерзляков Татарстан Хөкүмәтенең Россия Тышкы эшләр министрлыгы вәкиллегенә игътибарлы мөнәсәбәтен билгеләп үтте һәм республика киләчәктә дә халыкара хезмәттәшлекне үстерүдә ярдәм итәчәк, дип ышана дипломат.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10