ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстанда ягып җылыту буенча кайнар элемтә эшли башлады

19 сентябрь 2018, 16:37

Татарстан Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы оештырган кайнар элемтә телефоны – 8 (843) 231-14-10.

(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда кайнар элемтә эшли башлады. Республикада яшәүчеләр җылылык җибәрү проблемалары турында сөйләп, гариза калдыра ала. Бу турыда Татарстан Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

  • Ведомство оештырган кайнар элемтә телефоны – 8 (843) 231-14-10.

Бу каналга мөрәҗәгать итеп, җитешсезлекләрне бетерү буенча чаралар кабул итүне таләп итеп булачак.

Татарстанның Актаныш, Апас, Мамадыш һәм Мөслим районнары социаль учреждениеләргә җылылык җибәрде.

Ведомство хәбәрендә ягып җылыту сезоны биш көн дәвамында тәүлек буенча уртача температура 8 градус яки түбәнрәк булган очракта башланырга тиеш, дип хәбәр ителә. Гражданнар гариза язган очракта җылылык иртәрәк тә бирелергә мөмкин.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10