ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Хөкүмәт 2019 ел башыннан минималь хезмәт хакын арттырырга тәкъдим итте

19 сентябрь 2018, 13:45

1 гыйнвардан минималь хезмәт хакы күләме аена 11 мең 280 сумны тәшкил итәчәк.

(Казан, 19 сентябрь, "Татар-информ"). Россия Хөкүмәте 2019 елның 1 гыйнварыннан минималь хезмәт хакын арттырырга тәкъдим итте. Бу хакта федераль закон проектына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Яңа ел башыннан минималь хезмәт хакы күләме аена 11 мең 280 сумны тәшкил итәргә тиеш. Әлеге сумма хезмәткә яраклы халыкның 2018 елның икенче кварталында булган яшәү минимумына тигезләшә. Нәтиҗәдә, минималь хезмәт хакы 1,048 процентка артачак.

Район коэффициенты һәм процент өстәмәләрен исәпкә алып, минималь хезмәт хакы төрле регионнарда төрле суммага артачак. Илнең үзәк һәм көньяк төбәкләрендә ул 117 сумга, ә Чукотка автоном округында 351 сумга үсәчәк.

  • Минималь хезмәт хакы агымдагы елның 1 маеннан арткан иде. Хәзерге вакытта ул 11 мең 163 сумга тигез.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10