ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Әлмәттә җәмәгать транспортларында юл йөрү бәясе арта

19 сентябрь 2018, 08:00

Үзгәрешләр бензин, электр энергиясе, запас частьларга бәяләр артуы белән бәйле.

(Әлмәт, 19 сентябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). 1 октябрьдән Әлмәт шәһәре һәм шәһәр яны транспортларында юл йөрү бәясе арта. Бу хакта район башкарма комитеты хәбәр итә, дип яза җирле басма.

 Яңа тарифлар Татарстан Дәүләт комитеты тарафыннан расланган карарлар нигезендә исәпләнгән. Шәһәр эчендә автобуслар һәм троллейбусларда йөрү өчен транспорт салонында билет алганда 22 сум түләргә туры киләчәк. Электрон билеттан файдаланганда юл бәясе 20 сумга чыгачак. Шәһәр яны җәмәгать транспортларына 1 пасс/км өчен тариф 2,30 сум торачак (элек 2,20 сум булган). Үзгәрешләр бензин, электр энергиясе, запас частьларга бәяләр артуы белән бәйле.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10