ҺАВА ТОРЫШЫ -13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Камал театры Кариев театрына “Һөнәр” фестивален бүләк итә

18 сентябрь 2018, 17:00 , Фото: Султан Исхаков, Рамиль Гали, Салават Камалетдинов

Камал театры Кариев театрына “Һөнәр” фестивален бүләк итә “Һөнәр” яшь режиссурасы фестивале Россия һәм Татарстанның яшь режиссерлары куйган иң яхшы спектакльләрне җыя.

(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Камал театры үзенең ун ел дәвамында алып барган “Һөнәр” яшь режиссура фестивален Кариев театрына бүләк итәргә әзер. Бу хакта бүген дәүләт театрларының яңа сезоны ачылу уңаеннан үткәрелгән брифингта әйтелде.

Татарстан театрларында яңа сезон ачылу темасына багышланган брифингта Камал театрының әдәби бүлек мөдире Нияз Игъламов быел “Һөнәр” фестиваленең унынчы тапкыр үткәрелүен искәртте. Быел фестиваль 3-9 декабрь көннәрендә үткәреләчәк.

“Бөтен нәрсә үзгәреп торырга тиеш. Дөнья алга бара. Без Кариев театрына әлеге фестивальне үткәрергә тәкъдим иттек”, - диде Нияз Игъламов.

  • Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында үткәрелә торган традицион матбугат конференциясе бүген Татарстан театрларында яңа сезон ачылу темасына багышланган иде. Анда Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова һәм Камал, Тинчурин, Кариев, Качалов исемендәге һәм Әлмәт драма театрлары, Җәлил исемендәге опера һәм балет театры, Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залы җитәкчелеге вәкилләре катнашты.

Брифингта театр директоры статусында беренче мәртәбә катнашкан Гүзәл Сәгыйтова, “Татар-информ” хәбәрчесенә әлеге фестиваль белән бәйле вазгыятьне шәрехләп, үзләренең фестивальне кабул итеп алырга әзер булуларын әйтте. “Үзенең бренды булган фестивальне алу сөенеч тә, җаваплылык та, - диде театрның яшь директоры. - Без аның дәрәҗәсен төшермичә, дәвам итәргә тиеш булабыз”. Гүзәл Сәгыйтова фестивальнең театр концепциясенә туры килүен, үзләренең яшь иҗатчылар белән актив эшләргә әзер булуларын белдерде.

  • “Һөнәр” яшь режиссурасы фестивале Россия һәм Татарстанның яшь режиссерлары куйган иң яхшы спектакльләрне җыя. Фестивальнең сәнгать җитәкчесе Фәрит Бикчәнтәев әйтүенчә: “Форум яшь режиссерларга үзләре белән таныштыру мөмкинлеген бирү һәм театрга яшь тамашачыларны җәлеп итү өчен оештырыла”. “Һөнәр” фестивале ел саен декабрь башында уздырыла.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10