ҺАВА ТОРЫШЫ +25 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Казанның медицина вузлары хезмәттәшлек килешүе төзеде

18 сентябрь 2018, 12:12 , Фото: Рамиль Гали

Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Казанның медицина вузлары хезмәттәшлек килешүе төзеде Оешмалар Татарстанда медицина хезмәте күрсәтүнең сыйфатын бергәләп арттырачак.

(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ»). Казан дәүләт медицина университеты, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, республика Мәҗбүри медицина иминияте Территориаль фонды, Сәламәтлек саклау өлкәсендә федераль хезмәтнең ТР буенча Территориаль органы һәм Казан дәүләт медицина академиясе уртак эшчәнлек турында килешү имзалады. Ведомстволар һәм белем бирү оешмалары республикада медицина хезмәте күрсәтүнең сыйфатын бергәләп арттырачак. Төп бурычларның берсе – Татарстанның барлык медицина учреждениеләрендә дә сакчыл технологияләр куллану.

«Әлеге килешүнең төп максаты – республиканың сәламәтлек саклау өлкәсендәге проблемаларны хәл итүдә төрле якларның эшчәнлеген координацияләү», - дип искәртте ТР сәламәтлек саклау министры. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10