(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ»). Футбол буенча Дөнья чемпионаты Казанга Казахстаннан күпсанлы туристларны җәлеп итте. Мундиаль барышында Татарстан башкаласына Казахстаннан 6 мең кеше килде. Казахстанның Казандагы генераль консулы Еркин Тукумов «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шул хакта хәбәр итте.
«Дөнья чемпионаты Казахстаннан Казанга туристлар агымы артуына зур үтәргеч бирде. Татарстан башкаласына Казахстаннан алты меңгә якын турист килде. Бу – бик зур сан һәм аларның саны елдан-ел арта барыр, дип өметләнәм. Астана – Казан туры авиаэлемтәсе дә моңа ярдәм итәчәк», - дигән ышаныч белдерде Тукумов.
- Бүгенге көндә Татарстанда 2 меңгә якын Казахстан гражданы гомер кичерә, шуның 1200дән артыгы – студентлар.
«Казахстанда яшәүче татарларны алсак, бу – дөньядагы иң зур диаспораларның берсе. Аларның саны 200 меңгә якын тәшкил итә», - дип искәртте дипломат.