ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Сәясәт

Ф.Мөхәммәтшин: Локаль сайлауга битараф калмасыннар өчен сайлаучылар белән эшләргә кирәк

17 сентябрь 2018, 20:30 , Фото: Рамиль Гали/архив

Ф.Мөхәммәтшин: Локаль сайлауга битараф калмасыннар өчен сайлаучылар белән эшләргә кирәк Татарстан парламенты җитәкчесе 2-9 сентябрьдә төбәктә узган өстәмә сайлаулар турында фикерен әйтте.

(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Локаль сайлауларның ролен бәяләп бетермәскә ярамый. Кешеләр аерым җирлекләрдә һәм районнарда уза торган сайлауга битараф калмасыннар өчен, алар белән җитди эшләү зарур. Бу хакта бүген республика парламенты президиумы утырышында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин әйтте.

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Марат Шаһиәхмәтов Казанның Чуйков бер мандатлы 8 нче сайлау округы буенча  2 сентябрьдә узган Дәүләт Советы депутаты өстәмә сайлау нәтиҗәләре, шулай ук 9 сентябрьдә җирле үзидарә вәкиллекле органнарына депутатларны өстәмә сайлау турында сөйләде.

Шаһиәхмәтов сайлау кампаниясендә ун партия вәкиле һәм «Татарстан – Новый век» иҗтимагый хәрәкәте вәкилләре катнашуын искәртте. Иң күп мандатларга «Бердәм Россия» (195), «Гадел Россия» (7) һәм ЛДПР (6) партияләре ия булган.

«Россия ҮСК Дәүләт Советына дпутатлар сайлау нәтиҗәләренә уңай бәя бирде. 2019 елда Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлауда, кайда булуга карамастан, сайлау механизмы эшләячәк. Технологик яңалыклар булачак, алдан тавыш бирү булмаячак. Төп чаралар планы бар», – диде докладчы.

Фәрит Мөхәммәтшин республикада «зур сайлау циклы» башлануын әйтте. Шулай итеп, 2019 елда Дәүләт Советына депутатлар сайлау, 2020 елда Татарстан Президентын сайлау була. Әле агымдагы елның ноябрендә республиканың муниципаль районнарында үзсалым буенча референдумнар узачак.

«Алда эш күп. Аерым районнарда, җирлекләрдә локаль, зур булмаган сайлауларны бәяләп бетермәү ярамый. Халыкның 31 проценты катнашу, бөтен ил буенча узган сайлаулар белән чагыштырганда, начар түгел кебек. Әмма безгә муниципаль депутатлар сайлауга битараф калмасын өчен, сайлаучылар белән җитди эшләргә кирәк. Парламентарийларның район һәм шәһәр советларында үз сайлаучылары ярдәменә таянып ныклап эшләве кирәк», – диде республика парламенты җитәкчесе.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10