ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Казанда «Время танков. Битва взводов» кибертурниры суперфиналы узачак

17 сентябрь 2018, 18:57

«Ак Барс» көрәш сараенда World of Tanks уеннары буенча Бөтенроссия ярышлары узачак.

(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ»). 22 сентябрьдә Казанда «World of Tanks» компьютер уеннары буенча «Время танков. Битва взводов» кибертурниры суперфиналы узачак. Йомгаклау уены «Ак Барс» көрәш сараенда узачак. Бу турыда оештыручылар хәбәр итә.

Суперфиналда «Freedom» (Казан), «_T3S_ („Тетрис“)» (Екатеринбург), «Тотито» (Минск) командалары һәм TORNADO җыелма командасы (онлайн-турнирда җыелган) катнаша. Моннан тыш, ярыш кысаларында сайлап алу уеннарының Казан финалчылары белән Минскидан Wargaming компаниясе җыелма командасы арасында шоу-матч планлаштырылган.

Чарада 3 меңнән артык кеше катнашуы көтелә. Турнир кунаклары өчен фотозоналар, мастер-класслар, балалар мәйданчыклары каралган. Рәсми зачеттан кала, чара кунаклары арасында шәхси зачет та оештырылачак. Кунаклар турнирны зур мультимедиа экраннан күзәтә ала.

  • «Время танков. Битва взводов» — «World of Tanks» компьютер уеннары буенча ел саен үткәрелә торган турнирларның федераль сериясе. Чара командалар арасында ярышлар форматында үткәрелә, шулай ук шәхси зачетта җиңүче билгеләнә.


 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10