ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Казанның социаль өлкә объектлары ягып җылыту сезонына әзер

17 сентябрь 2018, 10:43 , Фото: Салават Камалетдинов

Казанның социаль өлкә объектлары ягып җылыту сезонына әзер Урамда тәүлеклек уртача температура биш көн дәвамында +8 градус булса, җылылык бирелергә тиеш.

(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Казанның социаль өлкә объектлары ягып җылыту сезонына әзер. Аларга бу атнада ук җылы бирә башларга мөмкиннәр. Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин мэриядә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шул хакта хәбәр итте.

«Бүгенге көндә барлык социаль объектлар да (765) һәм 5564 йорт кышка әзер. Бу сан торак фондының 98,7 процентын тәшкил итә. Калган 53 йортка килгәндә, аларны капиталь ремонттан соң файдалануга тапшыру тәмамлану алдында. Әлеге йортларда ресурс белән тәэмин итү оешмалары тарафыннан күрсәтелгән кимчелекләр төзәтелә», - дип ачыклык кертте Гыйниятуллин.

Ул искәртеп узганча, әгәр урамда тәүлеклек уртача температура биш көн дәвамында +8 градус тәшкил итсә, җылылык бирелергә тиеш. Гыйниятуллин сүзләренчә, әлегә температура андый күрсткечләргә җитмәде.

«Температураның акрынлап түбәнәюен исәпкә алып, инде бу атнада ук социаль өлкә учреждениеләренә вакытыннан алда җылы бирә башларга мөмкиннәр», - диде Гыйниятуллин.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10