ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Казанда әти-әниләрне дә, балаларны да Skills Bazaar ярминкәсенә чакыралар

16 сентябрь 2018, 13:40 , Фото: Регина Гумарова

Казанда әти-әниләрне дә, балаларны да Skills Bazaar ярминкәсенә чакыралар Осталар ярминкәсе ачылышында Татарстанның мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов катнашты.

(Казан, 16 сентябрь, "Татар-информ", Григорий Князев).  Әти-әниләрне дә, балаларны да Казанда узучы Skills Bazaar ярминкәсенә фестиваленә чакыралар. Бүген Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов Skills Bazaar ярминкәсен ачып җибәрде.

Эшче компетенцияләр ярминкәсе Казанның Горки-Әмәт урманында уза.

“Миндә бик яхшы хисләр туды. Бүген без шәһәрдә яңа мәдәниятне гадәткә кертеп җибәрәбез. Әти-әниләрне дә, балаларны да эшче һөнәрләр фестиваленә чакырабыз. Бу эш алар булачак һөнәрләрен иртәрәк сайласын - профориентация булсын өчен кирәк”, - дип сөйләде журналистларга Рафис Борһанов.

Министр сүзләренчә, ул сәнәгатьче буларак, эретеп-ябыштыру һәм робот техникасы стендларын кызыксынып караган.

  • Skills Bazaar осталык ярминкәсе 2019 елда узачак WorldSkills һөнәри осталык буенча Дөнья чемпионатына әзерлек чараларының бер өлеше булып тора.
  • Чемпионат Казанда 22-27 августта узачак. Бу - Россия территориясендә уздырыла торган беренче шундый дөнья чемпионаты булачак.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10